Хөрмәтле эш бирүчеләр һәм Тәтеш муниципаль районы гражданнары, 2020 елдан башлап, «Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, «хатын – кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү-өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, хатын-кызларның квалификациясен күтәрү һәм яңадан укытуны оештыру планлаштырыла: - өч яшькә кадәрге бала карау буенча ялда булганнар; - мәктәпкәчә яшьтәге балалар (0 яшьтән алып 6 яшькә кадәр), хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган һәм эш белән тәэмин итү үзәкләренә мөрәҗәгать иткән гражданнар. Уку бушлай. Яңадан укыту һәм квалификация күтәрү программасында катнашу өчен әлеге категорияле хатын-кызларга яки эш бирүчеләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә гариза бирергә кирәк. Өстәмә мәгълүматны Тәтеш ш., Ирек ур., 45, тел. 8(84373)26340 адресы буенча алырга мөмкин.